Шәһәремне тудырган һөнәрләр (12+)

31 март көнне 13 нче санлы китапханәдә яшь чаллылылар телдән журналда катнашты. 

Белемле төзүче кем ул? Төзелеш белгечлекләренең нинди төрләре бар; шәһәребезнең беренче төзүчеләре – боларның барысы турында да «Төзүче – мәңгелек һөнәр» журналының беренче битендә фикер алыштылар.
«Автомобиль заводы КамАЗ» бите егетләр һәм кызларны машина төзелеше һөнәрләренең үзенчәлекләре һәм нечкәлекләре белән таныштырды. 
«Кызыклы фактлар» битен өйрәнеп, укучылар башка белгечлекләрнең исемнәрен атады, кайсы да булса белгеч ия булырга тиешле сыйфатларны әйтте, шулай ук шәһәребез өчен яңа һәм актуаль һөнәрләр турында белде.  

Поделиться: